(14 апрель, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов «Татарстан 24» телеканалында чыгучы «Төп хәбәрләр» программасында 22 апрельдә Казанда узачак III Татарстан халыклары Съезды хакында сөйләде. (ВИДЕО)
Интервьюда Ирек Шәрипов Татарстандагы милли сәясәт өлкәсе һәм милләтара мөнәсәбәтләргә кагылган күп кенә темаларны күтәрде, киләсе Съезд үзенчәлекләре һәм анда катнашучылар турында сөйләде.
Программада эфир вакытында журналистлар тарафыннан уздырылган онлайн-сораштыру нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Беренче Татарстан халыклары Съезды республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән аның катнашында 1992 елда уза. Әлеге очрашу республикада беренче Милли-мәдәни берләшмәләр Ассаоциациясе һәм Халыклар дуслыгы Йорты барлыкка килүгә этәргеч була.
Быел Съездга Татарстаннан булган 730 делегаттан тыш федераль үзәк, башка төбәкләр, шулай ук чит илдән кунаклар чакырулы.
Форум кысаларында «Күпмилләтле Татарстан» һәм «Без – Россиянең бер өлеше» фотокүргәзмәләре, шулай ук Татарстандагы барлык Халыклар дуслыгы Йортлары һәм декоратив-гамәли иҗат экспозицияләре эшләячәк. Съезд М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы концерт белән тәмамланачак.
Татарстан халыкары Дуслыгы Йортының мәгълүмат үзәге