(5 декабрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында республикабыздагы халыклар Дуслыгы Йортлары эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
Ирек Шәрипов бүгенге көндә Татарстанда 7 халыклар Дуслыгы Йорты барлыгын искә алды һәм аларның эш юнәлешен берничә өлешкә бүлеп карарга киңәш итте: белем бирү проетлары, мәдәни проектлар, мәгълүмати проектлар һәм методик эш. Шулай ук, аның сүзләренчә, халыклар Дуслыгы Йортлары республикакүләм чаралар уздырган вакытта актив кулланылалар. Мисалга, «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу турлары барышында.
Белем бирү проектларына килгәндә, Ирек Шәрипов республика халыклар Дуслыгы Йортының Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә оештырган «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектын чынга ашыру буенча тупланган уңышлы тәҗрибә турында сөйләде.
«Мондый проектны башка районнарда һәм, иң беренче чиратта, халыклар Дуслыгы Йортлары булганнарында булдырырга кирәк. Проектның уңышлы нәтиҗәсен ике нәрсә тәшкил итә — дәресләрне системалы рәвештә алып бару өчен кирәкле мәйдан һәм муниципаль мәгариф бүлекләренең булышлыгы», — дип әйтте ул.
Мәгълүмати проектларга килгәндә, Ирек Шәрипов Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йортының порталы һәм ДТРК «Татарстан» белән берлектә оештырган «Миллият сорау һәм җавап» телевизион тапшыруы турында да хәбәр итеп үтте.
Исегезгә төшерәбез, бүгенгәчә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының Россия регионнарының профильле оешмалары белән хезмәттәшлеге турында 6 килешү төзелгән: Дагыстан һәм Кырым халыклар Дуслыгы Йорты, Карелиянең иҗтимагый оешмалар үзәге, Мәскәүнең толерантлык үзәге, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург халыклары Дуслыгы Йорты.
Үзенең чыгышын Ирек Шәрипов «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектыннан алынган сүзләр белән тәмамлады: «Без бөтен кешене дә яратырга өндәмибез, мәхәббәт җавапсыз да була ала, без бөтен кеше белән дә дус булырга өндәмибез, һәркем дус була алмый, күпмилләтле илебездә һәркемгә татулыкта яшәргә омтылырга кирәк».
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге