(19 март 2015) Казанда Кырым һәм Севастополь герой-шәһәренең Россия белән берләшүе хөрмәтенә «Без бергә» дигән бәйрәм митинг-концерт узды. Бәйрәм Кырым һәм Севастополь герой-шәһәренең Россия белән берләшүенә бер ел тулу уңаеннан оештырылган
Чара Меңъеллык мәйданында оештырылды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, анда 5,5 мең кеше катнашкан.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен кыр кухнясы оештырылган иде. Кешеләр әләмнәр тотып килде, теләүчеләргә Георгий тасмалары таратылды.
Сәхнәдә активистларның чыгышлары концерт программасы белән үрелеп барды.
«Кырым каршында Россиягә кушылу белән бәйле күп санлы бурычлар тора. Без тугандаш халыкны ярдәмсез калдырмыйбыз. Безнең институтта Татарстан Президенты ярдәме белән уникаль проект тормышка ашырыла — Кырымның 50 кешесе, иң беречне чиратта кырым татарлары, дәүләт һәм муниципаль идарәгә өйрәнә. Киләчәктә алар дәүләт вазифаларын били ала. Берләшү ярдәмендә кырым татарларның идарә итү һәм яңа, яхшырак тормыш төзү мөмкинлеге пәйда булды», — дип белдерде Икътисад, идарә һәм хокук институтының фәнни эш буенча проректоры, «Россия өчен!» Халык фронты» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге төбәк штабы рәистәше Игорь Бикеев.
«Кырым һәрчак Россиянең тарихи территориясе булды һәм без һәрчак аның яклы булдык», — диде үз чиратында Россия хәрби-тарих фәннәре академиясенең төбәк бүлеге рәисе, КДАТУ профессоры Светлана Никонова.
«Бер ел элек Кырым халкы хәл итте һәм зур гаилә әгъзалары булды. Безнең өчен бе хәлиткеч карар, — дип билгеләп үтте Кырым Республикасының Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Нури Мостафаев. — Бөтен сугышны узган бабам, миңа һәрчак, улым, аңла, без Россия өчен кан койдык һәм менә күрерсең, Кырым Россиягә әйләнеп кайтачак дия иде. Һәм әйләнеп кайтты да, без бергә!»
«Татарстан өчен бу истәлекле бәйрәм. Кырым Республикасы һәм Татарстан бер-берсенә якын. Без күп милләтле республикалар һәм милләтара дуслык — безнең төп байлыгыбыз», — дип билгеләп үтте ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов. Аның сүзләренчә, Кырымда да Халыклар дуслыгы йорты ачылачак һәм Татарстан аңа бу эштә ярдәм итәчәк.
Бәйрәм митингында катнашучылар алдында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Бермәнчек» Дәүләт керәшен фольклоры ансамбле, «Ворожея» рус җырлары ансамбле, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина, «Волга-Волга» төркеме һәм башкалар чыгыш ясады.