(22 октябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов онлайн форматта узган «Сәнгать һәм халык иҗаты өлкәсендә мәдәни гореф-гадәтләрне саклау. Милләтнең мәдәни коды» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышы сәнгать һәм халык иҗаты өлкәсендә халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклауга, Россия мәдәнияте, сәнгать һәм спорт, мәгариф һәм фән казанышларын пропагандалауга, яшь буынны рухи тәрбияләүгә һәм Россия талантларына аларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Соңгы елларда Татарстан Республикасында фольклор коллективлар эшчәнлеге активлашты, дип билгеләп үтте Ирек Шәрипов үз чыгышында. 2016 елда 926 фольклор коллектив булса, 2019 елның 1 гыйнварына аларның саны 1016га җиткән.
Ирек Шәрипов 2020 елда халык бәйрәмнәрен пандемия шартларында онлайн форматта үткәрү турында да сөйләп үтте:
«Мисалга, «Каравон» рус фольклор бәйрәме. Нәтиҗәләргә күз салсак, бәйрәмне 1,5 млн Интернет кулланучы караган. Ике атна дәвамында социаль челтәрләрдәге (Instagram, ВКонтакте, Facebook, YouTube) аккаунтларда көн саен мәгълүмати постлар, фильмнар куелды, белем бирү семинарлары, мастер-класслар, флешмоблар, түгәрәк өстәлләр һәм туры эфирда чыгышлар оештырылды. Ә 23 май, гадәт буенча бәйрәм үтә торган көнне туры эфирда «Каравон-онлайн» яшьләр фестивале үтте».
Онлайн-инструментлар ярдәмендә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә онлайн-курслар үткәрелде. Белем бирү программасында 480 кеше катнашты, дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы этномәдәни һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә масштаблы, социаль яктан мөһим булган проектлар оештыру тәҗрибәсе зур булган коммерцияле булмаган оешмалар белән даими рәвештә эшли. Мисалга, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды, «Смена» заманча сәнгать үзәге, «Первый» заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Сфорцандо» башкарма сәнгатьне үстерү фонды, «КАЛЕБ» иҗат берләшмәсе һәм башкалар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге