(23 ноябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Милләт эшләре буенча федераль агнтлык җитәкчесе Игорь Бариновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне Ирек Шәрипов «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Советы рәистәше буларак милләтара аралашуны һәм гражданлык татулыгын үстерүдә керткән лаеклы өлеше өчен алды.
«Сезнең эшчәнлегегез Россия халыкларынең милләтара бердәмлеген саклауда аеруча да мөһим урынны алып тора һәм Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен чынга ашыруда җитди өлешен кертә», — диелгән документта.
Моннан тыш Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Светлана Смирнова Ирек Шәриповка «Россия халыклары Ассамблеясенә 20 ел» юбилей медален тапшырды.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге