Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ирек Шәрипов: «Татарстан – Россия милли сәясәте нигезендә эшли торган лидер төбәк»

Ирек Шәрипов: «Татарстан – Россия милли сәясәте нигезендә эшли торган лидер төбәк»

admin 21.09.2017

(21 сентябрь, 2017 ел) Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында милли педагогика институты кирәклеге турында әйткән фикерләре уңаеннан үз мөнәсәбәтен җиткерде.

«Бу — өмет чаткысы уята, чөнки милли педагогика институтын яңадан торгызу – ул актуаль мәсьәлә. Республикабыз өчен, чыннан да, глобальләштерү мәсьәләсе бер яктан югары белемнең сыйфатын арттыруда уңай роль үтәсә дә, без үз мисалыбызда күрдек, бу милли мәсьәләләргә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә, без, әлбәттә, федераль стандартлар буенча эшли торган университетларны да хуплыйбыз, үзебезнекен кире кайтрау кирәклеген дә аңлыйбыз. Бүген бу яңалык буларак яңгырады. Димәк, аның әле ныклы адымнары да булачак», – диде Ирек Шәрипов.

Аның сүзләренчә, милли сәясәт буенча Россия Федерациясенең дәүләт программасы бар, киләсе дистә елда нәрсә эшләргә кирәклеге турында анда адымнар билгеләнгән.

«Татарстан – бу программаның күп пунктларын үтәп, инде алда баручы төбәк. Әйтик, кичә генә Мәскәүдә булдым, Россия халыклары ассамблеясенең президиум утырышы булды. Анда күп кенә төбәкләр, үзләрендә ресурс үзәкләре булдыра башлау турында сөйләде. Бер өлкәдә 200 квадрат метрлы ресурс үзәге булдырылган, ә без үткән атна Азнакайда ачкан үзәкнең мәйданы ике мең квадрат метрдан артык. Татарстан Республикасында сигез Халыклар дуслыгы йорты эшли. Россия Федерациясенең милли сәясәте нигезендә эшлибез дисәк, без – лидер төбәк”, – диде «Татар-информ»га Ирек Шәрипов.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Ирек Шәрипов: «Телләрне өйрәнү сыйфатын арттырырга кирәк»
Далее: “Татар кызы-2017”: Татарстан үзенең иң чибәр кызын билгеләде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57