Календарь буенча “Нәүрүз” 21 марттан 23 мартка кадәр билгеләнгән. Әмма быел, Татарстанда зур кайгы — Казанда “Адмирал” сәүдә үзәге яну һәм анда кешеләр һәлак булу сәбәпле, ул кичектерелде. Әлеге хәйрия концертын оештыруның максаты да — фаҗигадә зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү. Концертка керү — бушлай, ә театрның фойесында “Адмирал” сәүдә үзәге эшмәкәрләренә ярдәм фондының реквизитлар язылган стенды һәм акча җыю өчен тартма урнаштырылган иде. Концерт та һәлак булучылар рухына дога кылуны хәтерләткән композиция белән башланып китте, ә сәхнәнең арткы өлешендә урнаштырылган пәрдәдә проекция аша янган шәм һәм “Адмирал“ сәүдә үзәгендә һәлак булганнарны искә алырга өндәгән язу күренде…
Чараны К. Тинчурин исмендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Илдар Кыямов алып барды.
“Нәүрүз” программасында “Айгөл” вокаль ансамбле, артистлар Гөлзада Сафиуллина һәм Рөстәм Маликов җырлады. Кытайдан булган Базарбай Бикчәнтәев башкаруындагы “Кара юрга”, Үзбәкстаннан килгән вәкилләр, Ландыш Җырауның акапеллага җырлавы, “Сорнай” ансамбленең “Гүзәлем” композициясе, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленың “Ак морзалар”, төрек җыры да залда утыручы тамашачының күңеленә хуш килде, чыгышларны алар алкышларга күмде. Шулай ук “Казан” бию ансамбле, әзербәйҗан кызы Аида Гумматова һ.б. биюләрен дә тамашачы яратып кабул итте.
Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов тамашачыларны “Нәүрүз” белән тәбрик итте. “Татарстан, аның башкаласы Казан — бик үзенчәлекле урыннар. Бездә гражданлык җәмгыяте башка җирләргә караганда да мөһимрәк роль уйный. “Нәүрүз”не менә шундый форматта билгеләп узуыбыз да үзенчәлеккә ия. Узган ел бу бәйрәмне без республика күләмендә зурлап уздырдык, аның нинди булачагы хакында барлык милләт вәкилләре белән уртага салып сөйләштек. Чөнки безнең Татарстан халыклары Ассамблеясында 35 милли оешманың 11е — төрки, әлеге оешмалар моңа кадәр һәркайсы “Нәүрүз”не үзенчә билгеләп үтә иде, — диде ул. – Нәүрүз − барыбыз бергә җыелып, уйнап-биеп, күңел ачып уздыра торган бәйрәм. Әмма без аны, узган елдагы кебек, җырлап-биеп бәйрәм итә алмыйбыз. Быел “Нәүрүз” үзенең форматын бераз үзгәртте. Бу күптән түгел генә булган һәлакәт белән бәйле, анда кешеләр һәлак булды. Ул кешеләр Татарстан халыклары Ассамблеясы өчен якын иде. Без алар белән бергә эшләдек, аларны танып белә идек, алар безнең иганәчеләребез булды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан халыклары Ассамблеясы бу чараны елдагыча бәйрәм итә алмыйбыз дигән фикергә килде. Бу концерт та безнең хәтерләребездә мәңге калачак һәлак булучылар истәлегенә багышлана”.
Ул шулай ук кичә ТР Халыклар Дуслыгы йортында узган Татарстан халыклары Ассамблеясының III хисап-сайлау конференциясенә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.
Концерт ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруында “Туган җирем —Татарстан” композициясе белән тәмамланды.
Чыганак: «Татар информ» ИА