Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Иркутск өлкәсе парламенты делегациясе Дуслык йортында булды

Иркутск өлкәсе парламенты делегациясе Дуслык йортында булды

admin 18.06.2021

(18 июнь 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Александр Ведерников җитәкчелегендәге делегация булып китте. (ФОТО)

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Кунаклар милли-мәдәни автономияләр офисларында, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә, музейда, концертлар залында һәм длык йортының башка инфраструктур объектларында булдылар.

«Без республикабыз һәм тулаем илебезнең милли сәясәте гражданнарыбызга ачык һәм аңлаешлы булсын дигән максат куйдык», — дип билгеләп үтте Ирек Шәрипов, басма массакүләм мәгълүмат чараларыннан, телетапшырулардан һәм интернет-проектлардан торган Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты проектлары турында сөйләгәндә.

Ул хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар арасында элемтәләрне җайга салу буенча Татарстан тәҗрибәсенә аерым тукталды. Дуслык Йорты директоры ведомствоара килешү һәм миграция мәсьәләләре буенча квартал саен үткәрелә торган түгәрәк өстәлләр турында сөйләде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57