Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ищенко һәм Ромашина дуэты – синхронлы йөзүдә иң яхшысы

Ищенко һәм Ромашина дуэты – синхронлы йөзүдә иң яхшысы

admin 27.07.2015

(27 июль, 2015 ел) Көмеш медальне Кытайдан Хуан Сючен һәм Сунь Веньян, бронзаны – япон кызлары Юкико Инуи һәм Рисако Мицуи алдыСпортның  су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында дуэтлар финалында Россия кызлары иң яхшы техник программа күрсәтеп, 95.4672 балл алды.

Сайлап алу раундында 38 дуэттан беренче өчлеккә Россия, Кытай, Япония керде. Кытай синхронисткалары җиңүчеләрдән 2.2924 баллга , япон кызлары – 4.2211 баллга артка калды. Лондон Олимпиадасының алтын дуэты Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина 12 ил арасында исемлек буенча арттан икенче булып чыгыш ясады.   

Америка кызлары рок-н-ролл белән таң калдырдылар, мексиканкалар – халык моңнары белән, энергияле итальянкаларны алкышларга күмделәр. Украинкалар драмасы, тамашасы мавыктыргыч булуга карамастан, 91.6770 балл гына алып килде.

Россия кызлары чегән дәртен кузгаттылар һәм лаеклы рәвештә алтын алдылар. 4 нче урында – украинкалар, 5 урында – испанкалар, дип хәбәр итә  Спортның  су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитетының матбугат хезмәте.

Фотосурәт kazan2015.com сайтыннан алынды.

http://www.tatar-inform.ru/

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57