(22 июнь, 2016 ел) Татарстанның Биектау районында урнашкан Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгында татар чәе театры барлыкка киләчәк.
Бу хакта бүген әлеге музей-тыюлыкта Татарстан парламенты вәкилләре өчен оештырылган экскурсия барышында билгеле булды. Татар чәе театрының проекты инде әзер, нигезе салынган. Ул музей-тыюлыктагы чәйханәгә өстәп салыначак. Биредә туристларга татар милли ризыкларын пешереп күрсәтәчәкләр, шулай ук мәтрүшкәле, сөтле татар чәе белән сыйлап, аның тарихы белән таныштырырга ниятлиләр.
Музей-тыюлык 1992 елда оешкан. Аның гомуми мәйданы — 140 гектар тирәсе.