Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Иске Татар бистәсе буенча татар телендә җәяүле экскурсия уздырачаклар

Иске Татар бистәсе буенча татар телендә җәяүле экскурсия уздырачаклар

admin 18.01.2023

19 нчы гыйнварда Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә «Мәрҗани тормышының бер елы» дигән җәяүле экскурсия узачак. Габдулла Тукай әдәби музее аны галим-мәгърифәтченең тууына 205 ел тулуга әзерләде.

Экскурсантларга Иске Татар бистәсендәге галим-мәгърифәтченең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле урыннарны күрсәтәчәкләр – бу Казан татар укытучылар мәктәбе, Гобәйдуллиннар йорты, Әл-Мәрҗани мәчете, «Мөхәммәдия» һәм «Мәрҗани» мәдрәсәсе, Мәрҗани йорты һәм урамы, бөек мәгърифәтчегә куелган һәйкәл.

Экскурсия 12:00 сәгатьтә башланачак.

Шулай ук Габдулла Тукай әдәби музеенда килгән заявкалар буенча татар телендә «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип аталган экскурсия-квест узачак.

Казан мэриясе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57