(2 сентябрь 2019) Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» – «Казанское полотенце» халык җыр-бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль-конкурсы лауреатларының гала-концерты узды. Шәһәр халкы һәм кунаклар төрле халыкларның мәдәнияте белән таныша алдылар.
Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында куелган сәхнәдә бөтен илдән һәм якын чит илләрдән килгән иң яхшы коллективлар чыгыш ясады.
Ел саен фестивальдә 5 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге 800-дән артык кеше – халык җырларын, биюләрен, инструменталь музыканы башкаручы солистлар һәм ансамбльләр катнаша. Алар арасында — үзешчән сәнгатьне талантлы башкаручылар, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади юнәлештәге уку йортларын тәмамлаучылар. Конкурс Татарстан башкаласында Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан һәм Әрмәнстаннан артистлар һәм коллективларны үзенә җыя.
Фестивальдә конкурс номерларын Россиянең һәм Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләде. Бүген гала-концертта төрле номинацияләрдә лауреатлар һәм гран-при ияләре чыгыш ясады: халык җыры, халык биюе, халык инструменталь музыкасы һәм халык җыр һәм бию ансамбле. Аларның барысына да бүген приз сыйфатында танылган Казан сөлгесе тапшырылды.
Свердловск өлкәсеннән килгән «Бабье лето» халык ансамбле җитәкчесе Оксана Бурова билгеләп үткәнчә, халыкара конкурс төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге бирә. «Безнең коллектив күптән – 35 ел элек оешкан. Әлбәттә, кемдер китә, кемдер килә, әмма без халык җырын яратучыларга һәрвакыт шат. Без берәүне дә кире бормыйбыз», — дип сөйләде Оксана Бурова. Сүз уңаеннан, коллектив «Халык җыры» номинациясендә гран-при яулады, ә бүгенге концертта «Трава моя, трава» җырын тәкъдим итте.
Чаллы шәһәренең «Гөлнәзирә» башкорт халык ансамбле конкурста дүрт номинациядә катнашты, аларның барысында да артистлар беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. «Без бу фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз. Гадәттә Башкортстанга чыгыш ясарга бара идек, ләкин без инде берничә дистә ел Татарстанда яшибез, ә биредәге мәдәният, бию, җыр һәм хәтта тел дә безгә бик якын, без Казанга килергә булдык, һәм безгә бик ошады», – дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Рамилә Йосыпова.
Бәйрәм кунаклары өчен һөнәрчеләр ярминкәсе эшләде, анда кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде. Фестиваль мәйданчыгында буккроссинг зонасы белән «Әдәби ишегалды» оештырылды, «Библиобус» күчмә комплексы эшләде. Шәһәр халкы һәм кунаклары әдәби мастер-классларда, викториналарда һәм башка күңел ачу чараларында катнаша алдылар.
Казан Мэриясе