(2 декабрь, 2015 ел) Казанның «Корстон» комплексында “Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале узды. 7 нче тапкыр үткәрелгән фестиваль үз эченә берничә чараны берләштергән һәм көн дәвамында дизайнерлар “Хәзерге заман дөнья мода индустриясендә мөселманча һәм милли кием” темасына “түгәрәк өстәл”дә катнашты.
Чараны ачып җибәргән РФ һәм ТР мөслимәләре берлекләре иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Наилә Җиһаншина: «Үзебезнең милли төсмерләрне саклап, аларны заманча тормышка яраклаштыра алсак һәм ул киемнәр яшьләрдә ихтыяҗ тудырса, димәк, без максатка ирешкәнбез», — диде, чарага килүчеләргә исә рәхмәт белдерде.
Мөселман киемнәре белән хозурланырга ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, БТК БКның Казан бүлеге җитәкчесе, меценат Фәрит Мифтахов, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Шакиров һ.б. рәсми затлар килгән иде.
«Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, катнашучылардан 60 тан артык заявка юлланылган һәм алар арасында, Татарстаннан тыш, Башкортстаннан Республикасы, Ульяновск, Оренбург өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран Ислам Республикасы дизайнерлары, модельерлары бар. Бүген бу матурлыкны казанлылар һәм башкала кунаклары да тамаша кыла алды. Сайлап алынган хезмәтләрне күрсәтүдә 28 дизайнер иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Аларның 6 сы — инде мөселман киемнәре модасы өлкәсендә танылу алган дизайнер һәм модельерлар, фестиваль нәкъ менә шул коллекцияләрне тәкъдим итү белән башланды. Алардан соң сәхнәдә әле эшен яңа гына башлаган дизайнерлар хезмәтләре күренде. Дизайнерлар һәм модельерлар эшләренә ТР мөфтие җәмәгате Лола Сәмигуллина, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы җәмәгате Фатыйма Җаафари, «Ирада» бренды җитәкчесе Әминә Шабанова, халыкара дәрәҗәдә танылу алган дизайнер Надежда Әюпова һ.б.лар бәя бирде.
«Мода төшенчәсе төрле булырга мөмкин. Безнең яулыгыбызны, күлмәгебезне бозмыйча, әбиләребез, әниләребез киеп йөргән төсле тәкъдим итә алса, — андый мода гөнаһ саналмый,- диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. — Без моны халыкка күрсәтергә тиеш. Әгәр дә мода күлмәкне кыскартып, безне шундый юнәлешкә тарта икән, ул безнең өчен гөнаһ һәм без аннан баш тартырга тиеш», — дигән фикерен белдерде хәзрәт журналистлар белән очрашуда.
Ул шулай ук чит төбәкләрдән һәм илләрдән дизайнерлар килүе, милли киемнәрне сәхнәдән күрсәтүне безне берләштерә, дип ассызыклады һәм андый киемнәрне дә халыкка тәкъдим итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Гала- күрсәтү музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
“Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман дизайнерлар берлеге, Россия мөслимәләре берлеге тарафыннан оештырыла. Фестивальнең генераль мәгълүмати партнеры — “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Профессиональ дизайнерлар арасында җиңү яулаучыга “2015 елың иң яхшы бренды” исеменә «Solo mio» коллекциясе белән Казаннан Зәринә Бабаҗанова лаек булды. Яшь дизайнерлар арасында беренче урынны яулаучыга “2015 елның иң яхшы дизайнеры” исеме бирелде. Әлеге исемне Оренбургтан «Ләйсән» коллекциясе белән Гөлфия Билалова яулады. Моннан тыш, җиңүчеләргә алтын эшләнмәләр дә бүләк ителде.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды