Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Истанбулда Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм ай чәчәге» дигән китабы тәкъдим ителде

Истанбулда Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм ай чәчәге» дигән китабы тәкъдим ителде

admin 07.11.2024

Истанбулның Рами китапханәсендә Туган Батыр маҗараларының өченче китабы тәкъдим ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Анталиядәге Мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте. Төрек мегаполисындагы китапханә комплексы – дөньядагы иң зур китап сарайларының берсе, ул бер үк вакытта 4200 кешене сыйдыра ала һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашында ачылган.

«Туган Батыр һәм ай чәчәге» китабында сюжет линиясе укучыны Анатолия җирләренә күчерә. Тылсымлы чәчәкне табу өчен, герой төрле сынаулар уза, катлаулы сайлау алдында кала, батырлык күрсәтә. Әкият, төрек теленнән тыш, казах, рус, инглиз, гарәп һәм кытай телләренә дә тәрҗемә ителгән.

 

26 сентябрьдә ТР Милли китапханәсендә проект авторы Радик Абдрахманов аны тәкъдим итү кичәсендә хәбәр иткәнчә, китап балаларны бөтен дөнья буйлап дуслар табарга өйрәтә. Ул проектның халыкара дәрәҗәгә чыгуын һәм бөтен дөньяны татар халкының гореф-гадәтләре, милли характеры белән таныштыруны максат итеп куюын билгеләп үтте.

 

«Туган Батыр легендалары» проектының рухи остазы – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ул хәзерге заман татар героеның архетибын булдыру максатыннан гамәлгә ашырыла. Яшь татарстанлыларның «Бөтендөнья татар мирасы тарихының бер өлеше бул» фотоконкурсы буенча сайлап алынган фотолары китап геройларының визуаль образлары нигезенә яткан.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57