(28 март 2018) 29 мартта, Римда урнашкан Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә (Piazza Benedetto Cairoli, 6) РФ Мәдәният министрлыгы химаясендә Россия төбәкләреннән “Матурлык күптөрлелектә” дигән сәнгать сувенирлары күргәзмәсе ачыла. Анда Татарстан сәнгать кәсепчелегенең иң яхшы үрнәкләре (күн эшләнмәләре, милли киемнәр һ.б.) дә тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә катнашучылар арасында Карелия Республикасы, Калининград, Свердловск, Ленинград, Төмән, Липецк, Тула өлкәләре дә бар.