(25 июнь, 2015 ел) Бу атна шимбә көнне, 27 июньдә, Нурлатта “Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме узачак.
Мәйданда традицион остакуллар күргәзмәләре эшләячәк, ир-егетләр билбау көрәшендә “Чуваш баһадиры”, кызлар исә гүзәллектә “Чуваш чибәре” исеме өчен көрәшәчәк. Республика һәм Россиянең фольклор коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәчәк. Бәйрәм иртәнге 9да аэропорт мәйданында башлана, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
«Татар информ»