Удмурт Республикасының «Асылъяр» татар музыкасы, җыры һәм биюе ансамбле Дуслык йортында «Сәнгать кәрваны» дип исемләнгән иҗат концертын тәкъдим итте.
Сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов кунакларга күптән көтелгән очрашу өчен рәхмәт белдерде, шулай ук барысын да Мәдәният хезмәткәре көне белән котлады.
«Без бүген илебезнең иң яхшы ике Халыклар дуслыгы йорты – Татарстан һәм Удмуртия – һәм ике иң зур халык – татарлар һәм удмуртлар – очрашуының шаһитлары булдык», – дип ассызыклады ул.
Ижау Халыклары дуслыгы йорты директоры Максим Шумихин, үз чиратында, бөтен делегация исеменнән җылы кабул итүләре өчен казанлыларга рәхмәт белдерде.
«Ижауның Дуслык Йорты халыкларны берләштерә, Казанның Халыклар дуслыгы йорты безнең барыбызны берләштерде», – дип билгеләп үтте ул.
Концерт программасы зур булмаган 9 өлештән торды. «Асылъяр» ансамбле тамашачыларга «Сабантуй», «Нәүрүз», «Җыен» йолаларын сәхнәләштерде, татар, удмурт, керәшен һәм башкортларның милли җыр һәм бию мәдәниятен күрсәтте. Моннан тыш, ансамбльдә катнашучылар традицион музыкаль инструментларда (домбра, курай, кубыз, гармун һәм башкалар) композицияләр башкардылар.
Концерт ахырында ансамбль җитәкчесе Лариса Гайнетдинова сер ачты: «Асылъяр» татар музыкасы, җыры һәм биюе ансамблен оештыру идеясен аңа Казанга килгәнче 23 ел Удмуртиядә хезмәт куйган Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов биргән икән.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге