(5 май, 2016 ел) Ижевскида “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырылды. Аның кысаларында Удмуртия татар яшьләренең “Иман” берлеге активистлары Ижевск балалар бакчасының берсендә татар теле буенча мастер-класс уздырды.
Шулай ук киң күләмле чара республика зоопаркында үткәрелде. Анда килүчеләр өчен татар милли уеннары, биюләре оештырылды, һәр катнашучыга акция символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр таратылды.
Моннан тыш, теләге булган һәркем татар милли орнаменты фонында фотога төшә, аквагрим яки мехенди ясата алды.
Акция “ЛИФТ” шәһәр проектлары штабында “Өч аяклы ат” фильмын карау белән төгәлләнде. Фильм “Татаркино” оешмасы тарафыннан рус телле субтитрлар белән тәкъдим ителде. Шуны билгеләп узарга кирәк: аны тамашачылар үзләре социаль челтәрләрнең берсендә тавыш бирү юлы белән сайлап алган иде.
“Фильм беркемне дә битараф калдырмады, зур кичерешләр уятты һәм саф татар сөйләме белән колакны иркәләде”, – дип билгеләп үтте акцияне оештыручыларның берсе булган Ләйлә Шәймөхәммәтова.