(26 октябрь, 2015 ел) Мәдәни-мәгърифәтчел “Чәк-чәк бәйрәме” акциясе Урмуртия башкаласында 31 октябрь көнне үтәчәк.
Татарларның милли ризыгына багышланган әлеге бәйрәмдә кондитер-профессионаллар гына түгел, ә аш-су осталыгын үз иткән һәркем катнаша алачак. Кызлар һәм егетләр бәйрәм кунакларын татарларның традицион милли ризыгы – майда кыздырылган һәм эретелгән бал белән болгатылган кечкенә генә камыр кисәкләре белән сыйлаячаклар.
“Столица” сәүдә-күңел ачу комплексында бәйрәм концерты оештырылачак. Теләгән һәркем милли татар киемнәрен киеп фотога төшә алачак.
Акция идеясен 2008 елда Дөньякүләм татар яшьләре форумы катнашучылары тәкъдим иткән.
Мәгълүмат http://nazaccent.ru сайтыннан алынды