(4 апрель, 2016 ел) Иске Татар бистәсендә уздырыла торган “Печән базары” чарасы бу ялларда Кремль тирәсенә күчте. 2-3 апрельдә Казанда “Jadidfest” дип аталган фестиваль узды. Оештыручылар аны шаяртып язгы “Печән базары”, дип тә атый.
“Җәдид” сүзе гарәпчәдән “яңа” дип тәрҗемә ителә. Шул сәбәпле, “Jadidfest” аркылы татар мәдәниятенә яңа ысуллар кертергә, яңа сулыш өрергә телиләр. Оештыручылар татар телен киләчәк гасыр, бүген модага чыккан әйберләрнең теле буларак күрә.
— Әлбәттә, “Jadidfest” азрак “Печән базары”на охшаган. Без аны үзебезчә “Печән базары”ның язгы версиясе, дип атыйбыз. Ул беренче тапкыр шундый ябык мәйданчыкта уздырыла. Моңа кадәр бездә дизайн-маркетлар узмый иде. Әлеге фестивальне массакүләм тенденцияләргә тиңләштереп ясыйбыз, – дип сөйләде “KZN.Собака.ру” журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең киңәшчесе Рәдиф Кашапов.
Фестивальнең исемен дә Рәдиф үзе уйлап чыгарган. Аның фикеренчә, татар мохите шәһәрдә дә булырга тиеш. “Татар яшьләре дигәндә шәһәрләрдә яшәүче татар яшьләрен дә онытмаска кирәк”, – ди ул.
Шунысы да бар: бу чара бары тик татар яшьләре өчен генә юнәлтелмәгән. Мисал өчен, төрле темаларны колачлаган лекцияләр ике телдә узды. Чыннан да, әлеге фестивальгә килүчеләр арасында татарлардан кала башка милләт вәкилләре дә бар иде. Алар да мондый чараның кызыклы булуын билгеләп узды.
Фестивальдә тәкъдим ителгән барлык әйберләр – кул эшләнмәләре, киемнәр, лекцияләр татар рухы белән сугарылган. Мисал өчен, “Милли” чәчәкләр студиясенең төп флористы Диләрә әйтүенчә, алар чәчәкләргә дә милли рух бирергә тырышалар. Шуңа да күбрәк лалә, кыр чәчәкләре бәйләмнәре әзерлиләр.
Шимбә көнне “Jadidfest” үз ишекләрен көндезге сәгать 12дә ачты. Инде ярты сәгать узу белән, зал яшьләр белән тулган иде. Хәер, яшьләр белән генә түгел, татар рухыны битараф булмаган олылар да бар иде монда.
Җәйге “Печән базары”ннан язгы форматы лекцияләр узуы белән аерылып тора. Биредә шулай ук “Такташнонстоп” дигән арт-перформанс оештырылды әле. Анда исә галим, музыкант, композитор, шагыйрь, язучы, артист, җырчы, журналистлар Һади Такташ шигырьләрен укыды. Өч сәгать буена сәхнәдән Такташ шигырьләре яңгырап торды.