Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең өченче этабына 1000гә якын катнашучы үтте

“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең өченче этабына 1000гә якын катнашучы үтте

admin 08.01.2019

(8 гыйнвар 2019) 2018 елның октябрь, ноябрь айларында «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләрендә, Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Бельгия кебек чит илләрдә яшәүче балалар катнашты.

Бәйге шартлары буенча, икенче этап җиңүчеләренең чыгышлары видеоязма рәвешендә оештыручыларга җибәрелде: өченче этапка барлыгы 976 катнашучы үтте. Шуларның 768е видеоязма рәвешендә тәкъдим ителгән чыгышлар, 208е — Муса Җәлилгә багышланган рәсемнәр.

2018 елның 24 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында мәртәбәле жюри әгъзалары өченче этапка узган катнашучыларның иң яхшыларын сайлап алу эшенә кереште. Бәйгенең финал өлешенә чыгучылар исемлеген барлау 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаучылар 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтәчәк гала-концертта чыгыш ясаячак.

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Медведев милли сәясәт стратегиясен чынга ашыру планын раслады
Далее: Татар теле буенча халыкара олимпиада оештыруга 10 млн сум акча бүленгән

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57