Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Җиңү паркында «Канәфер аллеясе» ачылды

Җиңү паркында «Канәфер аллеясе» ачылды

admin 29.04.2017

(29 апрель, 2017 ел) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче төрле милләт вәкилләре ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Җиңү паркында канәфер агачы үсентеләрен утыртты. (ФОТО)

 

IMG_1406

Һәр канәфер агачы үсентесе ватандашлары Бөек Ватан сугышында катнашкан элекке Советлар Союзына кергән республикаларны символлаштыра. Үсентеләр утырту чарасында әзербайҗан, әрмән, белорус, грузин, казах, кыргыз, таджик, төрекмән, үзбәк, украин милли-мәдәни автономияләре һәм рус милли-мәдәни берләшмә вәкилләре, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары катнашты.

IMG_1393

Әлеге акция Мемориаль Җиңү паркы территориясен чистарту республикакүләм өмәсе кысаларында үтте. Милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм активистлары белән беррәттән чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Шуны искәртергә кирәк, акция өчен махсус рәвештә ТР үзбәк һәм таджик милли-мәдәни автономияләре тарафыннан Үзбәкстан һәм Таджикистаннан туфрак алып кайтылды.

IMG_1320

— Әтиләребез, бабаларыбыз һәм бабаларның әтиләре явыз дошман — фашистларга каршы көрәшеп, 72 ел элек Җиңү яулаганнар, — дип уртаклашты ТР үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусатаров. — Бүген бары тик уртак хезмәт, тырышлык белән генә без тынычлык һәм килешүгә ирешә алачакбыз.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57