Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Җир көнен билгеләп үтү уңаеннан Дуслык йорты акциягә кушылды

Җир көнен билгеләп үтү уңаеннан Дуслык йорты акциягә кушылды

admin 20.03.2020

(20 март 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты DaDobro Халыкара волонтерлык хәрәкәте оештырган «Батарейка тапшыр — алмалы бул» акциясенә кушылды. Әлеге акция яхшы гамәлләр башкарырга бер дигән мөмкинлек. (ФОТО)

 

image1

Акциягә катнашу йөзеннән, Халыклар дуслыгы йорты бинасының беренче катында кулланылган батарейкалар җыю өчен тартмачык урнаштырылды.

«Безнең исәпләүләр буенча, Дуслык йортының ишекләре һәр ай саен меңнән артык кеше өчен ачыла. Әлеге кунакларның һәркайсы шушы акциядә катнаша алды.

Дуслык йортында 40 милли-мәдәни берләшмә исәпләнә. Биредә шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли, төрле милләт балаларына белем бирелә. Безнең төп максатыбыз — балаларда милли үзаңны тәрбияләү, әйләнә-тирәлеккә сакчыл карарга өйрәтү», — дип сөйләде Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов.

image8

Белгечләр әйтүенчә, кулланылган батарейкалар — көче акрынайтылган бомба. Чүплекләрдә коррозия аркасында батарейкаларның саклагыч металл катламы какшый. Нәтиҗәдә, авыр металлар җиңел генә туфракка үтә, аннан соң – җир асты суларына. Бер «бармак» батарейкасы 20 кв. метрга кадәр җирне һәм 400гә якын литр суны пычратырга сәләтле.

Кулланылган батарейкаларны Дуслык йортында махсус урнаштырылган тартмачыкларга салып, һәркем табигать өчен куркыныч булган калдыкларны дөрес утилизацияли ала. Акция ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57