Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Җирле милли-мәдәни автономияләр эше буенча республика муниципаль берәмлекләрендә фикер алыштылар

Җирле милли-мәдәни автономияләр эше буенча республика муниципаль берәмлекләрендә фикер алыштылар

admin 21.08.2020

(21 август 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев эш сәфәре белән республиканың берничә районында булды. Биредә ул җирле милли-мәдәни автономияләр активы һәм Ассамблея вәкиллекләре җитәкчеләре белән очрашты.

Атна дәвамында ул Менделеевск, Зәй һәм Түбән Кама районнары, Яр Чаллы шәһәрендә булды.

WhatsApp Image 2020-08-21 at 12.16.55

Менделеевск районы Татар Чаллысы авылында Ассамблея Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев район башлыгы Валерий Челшинцев, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко белән берлектә төзекләндерелгән җирле мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. Чараның рәсми өлешендә ул авылның иҗтимагый эштә уңышларга ирешкән вәкилләренә Ассамблеянең рәхмәт хатларын тапшырды.

цццццц

Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында Константин Яковлев җирле милли-мәдәни автономия вәкилләре һәм оешма хезмәткәрләре белән очрашты. Биредә яңа эш формалары, шәһәрдә чынга ашырылучы проектларның үсү перспективасы, милли-мәдәни автономияләр иҗат коллективлары катнашында республика буенча күчмә концерт оештыру, авыл этнотуризмы буенча фикер алышу үтте.

Зәй районында узган очрашу нәтиҗәсендә районда Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген ачу мәсьәләсенә ачыклык кертелде. Ассамблея Советының киләсе утырышында вәкиллек җитәкчесе кандидатурасы раслауга тәкъдим ителәчәк.

12212

Соңгы очрашу Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узды. Биредә шулай ук ТР халыклары телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге сыйфатын яхшырту мәсьәләсе каралды.

Якын арада мондый очрашулар республиканың башка районнарында да үтәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57