Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз — Татарстан» фестивале гала-концертының генераль репетициясе узды

«Йортыбыз — Татарстан» фестивале гала-концертының генераль репетициясе узды

admin 03.11.2016

(3 ноябрь, 2016 ел) Казанда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узачак «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концертында 600дән артык катнашучы чыгыш ясаячак. Алар — республикабызда яшәүче төрле халык вәкилләре.

Республика буенча бер ай дәвамында узган зона сайлап алу турлары җиңүчеләре башкалабыз сәхнәсендә уз талантларын күрсәтәчәк. Әлеге зона турларында барлыгы 1200дән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестивальнең гала-концерты иң зур һәм дәрәҗәле сәхнә мәйданнарының берсе — «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында узачак.

Наш дом Татарстан

Концерт программасын 1 100дән артык кеше тамаша кылачак. Гадәттәгечә, фестиваль гала-концертының мөхтәрәм кунагы Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов булачак.

Гала-концертның туры телевизион версиясен «Яңа гасыр» телеканалында карап булачак.

Халыклар бердәмлеге көнендә республикабызның иң әйбәт коллективлары һәм аерым башкаручылары үз халыкларының мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре төрлелеген күрсәтәчәк. Сәхнәдә татар, рус, чуаш, мари, морва, удмурт, керәшен, белорус, грузин, әрмән, дагыстан, казах, үздәк, төркмән, һинд, украина, казак халыклары җырлары һәм биюләре тәкъдим ителәчәк.

Чыгыш ясаучылар географиясе дә киң: гала-концертта Казаннан тыш Татарстанның 20дән артык муниципаль районы вәкилләре катнашачак.

Концерт программасыннан тыш «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексының заллары һәм фойесында милли коллективлар, уен кораллары ансабльләре һәм күргәзмәләр эшләячәк.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57