Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз — Татарстан» фестивале масштаблы концерт белән төгәлләнде

«Йортыбыз — Татарстан» фестивале масштаблы концерт белән төгәлләнде

admin 04.11.2017

(4 ноябрь, 2017 ел) Муса Җәлил исеменәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында «Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концерты үтте. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Биредә рспубликаның иң әйбәт коллективлары бер сәхнәдә чыгыш ясады. (ФОТО)

 

Гала-концерт фестиваля «Наш Дом — Татарстан». (04.11.17)

Республика җитәкчелеге исеменнән татарстанлыларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Үз Ватаннары өчен көрәштә бердәм россиялеләр булып төрле катлау, милләт һәм дин вәкилләре берләшүгә дүртенче йөз еллык узды. Бу Болганчык елларны җиңүгә һәм Россиянең мөстәкыйль дәүләт булып яңаруына башлангыч бирде, — дип сөйләде парламент җитәкчесе. — Нәкъ менә күпмилләтле россия халкы ватан дәүләтчелегенең терәге булды».

Гала-концерт фестиваля «Наш Дом — Татарстан». (04.11.17)

Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыкларының татулык һәм бердәмлек идеяләре бүгенге көндә дә актуаль булуын әйтте.

«Бердәм булганда гына без демократия һәм социаль гаделлек принципларына корылган илебезне яклый, бай тарихыбызны һәм дәүләтчелегебезне, Россия Федерациясе халыкларының уникаль күптөрлелеген һәм мәдәни үзенчәлеген саклый алабыз, — дип сөйләде ул. — Татарстандагы тынычлык һәм татулык, үзара хөрмәт хисләре — безнең төп байлыгыбыз, шуңа да безнең бурычыбыз — шушы кыйммәтләрне саклау, телләрне һәм милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерүдә тигезлекне булдыру».

Гала-концерт фестиваля «Наш Дом — Татарстан». (04.11.17)

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның гала-концерт катнашучыларына юлланган котлау сүзләрен җиткерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

IMG_5196

Театрның төп сәхнәсендә һәм башка мәйданчыкларында барган тамашада Татарстан буенча унлап коллектив вәкилләре төрле милләт мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Барлыгы меңләп кеше канашты әлеге концертта. Әлеге сан фестивальнең абсулют рекорды булды.

ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, традицион конфессияләр, милли-мәдәни автономияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм башкалар фестивальнең хөрмәтле кунаклары булдылар.

Искәртеп үтәбез, «Йортыбыз — Татарстан» фестивале 2012 елдан бирле оештырыла, ул ел саен географиясен киңәйтә һәм үз мәдәниятен күрсәтүче халыклар санын зурайта.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: “Мин татарча сөйләшәм!” акция-концерты кабат Бауман урамына чакыра
Далее: Казанда Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концерт үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57