(10 октябрь 2019) Менделеевскта «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең бишенче сайлап алу туры узды. Анда 40 коллектив һәм аерым башкаручы катнашты. (ФОТО)
Нәтиҗәдә, барлык сайлап алу этапларында күрсәтелгән чыгышлар саны 230дан артты. Әлеге турларда тулаем алганда 1800дән артык үзешчән артист катнашты. Әлеге сан алдагы еллар күрсәткеченнән артыгырак.
Менделеевск шәһәренең Дуслык йорты республиканың сигез муниципаль районы ның милли коллективларын кабул итте: Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, мамадыш һәм Әгерҗе районнары. 360тан артык коллектив һәм аерым башкаручы татар, рус, керәшен, башкорт, грузин, мари, удмурт һәм казакъ мәдәниятен күрсәттеләр.
Сайлап алу туры комиссиясе иң әйбәт чыгышларны 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда узачак Гала-концерт өчен сайлап алачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге