Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз — Татарстан» фестивалендә мең ярымнан артык кеше катнашты

«Йортыбыз — Татарстан» фестивалендә мең ярымнан артык кеше катнашты

admin 05.10.2018

(5 октябрь 2018) Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең чираттагы зона сайлап алу туры узды. Өч тур нәтиҗәләре буенча, аларда 517 катнашучы чыгыш ясаган. (ФОТО)

Нурлатта үз халыкларының мәдәният, гореф-гадәтләр, тел байлыгын Татарстанның Спасс, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Аксубай районнарыннан килгән аерым башкаручылар һәм иҗат коллективлары тәкъдим итте. Биредә татар, рус, чуаш, керәшен һәм үзбәк җыр-биюләре күрсәтелде.

IMG-20181005-WA0002

Барлык катнашучылар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде. Иң әйбәт иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар ел саен Казанда 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә узучы фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячак.

Зона сайлап алу турын оештырган Нурлат районы милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен сертификат белән бүләкләнәчәк.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Сигез Казан шәһәре мәктәбе укучысы «Дуслык һәм татулык дәресе»ндә булды
Далее: Халыклар Ассамблеясе һәм дуслыгы йорты ансамбльләре «Этномириада» фестивале лауреатлары булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57