Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленә гариза бирергә өлгерегез

«Йортыбыз — Татарстан» фестиваленә гариза бирергә өлгерегез

admin 10.10.2021

(10 октябрь 2021) 15 октябрьдә «Йортыбыз — Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Быел сайлап алу туры онлайн форматта үтәчәк.

Фестивальнең Гала-концерты, гадәттәгечә, 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә узачак һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларның финал ноктасы булачак.

Гаризалар өч номинациянең берсе буенча кабул ителә:

1) Вокал (халык, эстрада)
2) Хореография (халык биюе, эстрада биюе)
3) Инструменталь музыка.

Катнашу өчен анкета-гаризалар 15 октябрьгә кадәр Google формасында сылтама буенча, видео-гаризалар шулай ук 15 октябрьгә кадәр Тelegramда кабул ителә.

Видеоязма исемендә түбәндәгеләрне күрсәтү зарур:

1) Башкаручының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме / Коллектив исеме
2) Номинация
3) Чыгышның исеме
4) Сәнгать җитәкчесе / башкаручының телефон номеры
5) Коллектив / башкаручы гариза биргән муниципаль берәмлек исеме.

Видеоязмалар турындагы мәгълүмат Google аша тутырылган анкетага туры килергә тиеш.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57