(9 октябрь 2019) Казанда «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең дүртенче сайлап алу туры узды. Әлеге турда барлыгы 62 коллектив һәм аерым башкаручы катнашты. Нәтиҗәдә, жюри тарафыннан дүрт тур барышында 190 чыгыш каралды. (ФОТО)
Казанда үз осталыкларын республиканың Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Саба районнары һәм Казан шәһәре үзешчән артистлары күрсәтте.
Жюри игътибарына барлыгы 62 иҗади номер тәкъдим ителде — рус, татар, чуаш, мари, мордва, удмурт, кавказ, һинд, үзбәк, кыргыз, таджик, яһүд һәм вьетнам.
Әлеге турда шулай ук Африка континенты вәкилләре дә чыгыш ясады – «Afrobeat» этник барабаннар мәктәбе һәм татар телендә җыр башкарган Оливер Мукенди.
Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча иң әйбәт чыгышлар фестивальнең 4 ноябрь, халыклар бердәмлеге көнендә Казанда узачак Гала-концертта тәкъдим ителәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге