(4 октябрь 2019) Нурлатта узган «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең өченче сайлап алу турында 49 коллектив һәм аерым башкаручы катнашты. Үзган өч турда барлыгы 130 чыгыш каралды. (ФОТО)
Нурлатта республиканың Чистай, Спасс, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Аксубай районнарыннан килгән үзешчән артистлар үз осталыкларын күрсәтте, рус, татар, чуаш һәм казакъ мәдәниятен тәкъдим итте.
Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча иң әйбәт чыгышлар фестивальнең 4 октябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда узачак Гала-концертта күрсәтеләчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге