Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу турлары төгәлләнде

«Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу турлары төгәлләнде

admin 16.10.2018

(16 октябрь 2018) Сарманда узган зона туры белән «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең сайлап алу комиссиясе эше төгәлләнде. Быел катнашучылар саны буенча яңа рекорд куелды — 2 мең кеше.

Сарман мәдәният йорты сәхнәсендә татар, башкорт, үзбәк, яһүд, төрек һәм керәшен мәдәниятен чагылдырган 22 чыгыш күрсәтелде. Аларны Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Азнакайдан килгән коллективлар башкарды.

IMG-20181016-WA0000[1]

Зона сайлап алу турын оештырган Лениногорск районы милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен сертификат белән бүләкләнәчәк.

Барлык сайлап алу турлары барышында Татарстанда гомер итүче 20 төрле халык үз осталыгын һәм мәдәни үзенчәлеген күрсәтте.

IMG-20181016-WA0002[1]

Алга таба жюри әгъзалары 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаучыларны бигелиячәк.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда төрки яшьләр фестивале башлана
Далее: «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында Татарстанда тавыш бирү башланды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57