(2 октябрь 2019) «Йортыбыз — Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең икенче сайлап алу туры Арчада узды. Анда республиканың алты районыннан коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты. (ФОТО)
Арча, Теләче, Кукмара, Балтач һәм Әтнә районыннан килгән үзешчән артистлар татар, рус, удмурт, керәшен һәм казах мәдәниятен чагылдырган чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Сайлап алу комиссиясе 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда узачак Гала-концертта катнашу өчен иң әйбәт чыгышларны сайлап алды.
Ике сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча Апас һәм Арчада 80гә якын иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге