(11 октябрь 2019) «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең соңгы сайлап алту турлары уза. Лениногорскта узган этапта 46 коллектив һәм аерым башкаручы чыгыш ясады.
Алты сайлап алу турында барлыгы 2100 дән артык кеше катнашты.
Лениногорскның Дуслык йортында Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнары вәкилләре үз чыгышларында татар, рус, чуаш, удмурт, грузин, һинд, үзбәк һәм мордва халыклары мәдәниятен күрсәттеләр.
15 октябрь көнне Мөслимдә узачак киләсе сайлап алу туры йомгаклау этабы булачак.
Дуслык йорты мәгълүмат үзәге