Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм фестивале узган елгы рекордны узды

«Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм фестивале узган елгы рекордны узды

admin 10.10.2018

(10 октябрь 2018) Казанда «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең бишенче зона сайлап алу туры үтте. Бүгенге көн исәбе буенча фестивальдә 1400дән артыгырак кеше катнашкан, узган ел исә барлык зона турларында 1200 кеше исәпләнгән иде.

IMG_5366

Татарстан башкаласында сайлап алу туры ике этапта узды. Иртән жюри каршында үз осталыгын һәм талантын Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар күрсәткән булса, көннең икенче яртысында Казан шәһәре һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре чыгыш ясады.

IMG_5531

Бу турда татар, рус, чуаш, удмурт, мари, башкорт, керәшен, төрекмән, әрмән, грузин, әзербайҗан, үзбәк, казах, корея, белорус, украин, немец, дагыстан һәм казакъ халыклары мәдәниятен 110 коллектив һәм аерым башкаручы тәкъдим итте.

«Бу юлы мин үзем «Heir zeihen deine Flüsse» исемле немец телендәге җырны башкарырга булдым. Ул һәркем өчен кадерле булган нәрсә — туган як турында», — дип сөйләде ТР немецлар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Виктор Диц.

IMG_5473

Барлык катнашучылар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде.

Фестивальнең тагын ике зона сайлап алу туры калып бара. Алар Лениногорск һәм Сарманда узачак. Фестивальнең финалы, гадәттәгечә, Казанда 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Анда иң әйбәт коллективлар чыгыш ясаячак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Иң күп катнашучы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең Менделеевскагы турында булган
Далее: Татарстан халыклары мәдәниятен һәм телен өйрәнүче чехияле Халыклар дуслыгы йортында булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57