Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме узды

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме узды

admin 27.03.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Нәүрүз» бәйрәменә багышланган концерт программасы узды. Аны Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе оештырды.

Чарада мәктәпнең барлык милли бүлекләре укучылары да чыгыш ясады, барлыгы ике дистә иҗат номеры күрсәтелде. Концерт программасы сюжеты буенча, балалар Нәүрүз-бикәне коткарып, яз килүен тизләтте. Моның өчен алар бәйрәмнең символлары булган бәхет, сәламәтлек, зирәклек ачкычларын табарга тиеш иде.

«Ахырда барлык балаларны дуслык ачкычы берләштерде. Мәктәп укучылары тамашачыларны музыка уен коралларында уйнау, җыр һәм бию осталыклары һәм башка талантлары белән сөендерде. Матур һәм онытылмаслык дуслык бәйрәме булды бу», — дип сөйләде мәктәп укытучысы Татьяна Архипова.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57