Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Мәктәп укучылары сугыш еллары шигырьләрен укыдылар һәм җырларын җырладылар. Чара кысаларында «Георгий тасмасы» акциясе узды.
«Балаларыбыз өчен бу сугышның нинди булганын һәм ата-бабаларының батырлыкларын онытмавы, фашизмны җиңү нинди бәя белән бирелгәнен һәм Җиңүнең барлык киләчәк буыннар өчен әһәмиятен аңлаулары мөһим. Бу җиңүнең төп чыганагы булып күпмилләтле илебезнең халыклар дуслыгы тора!» -дип билгеләп үтте мәктәп укытучылары.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге