Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Уфага гастроль белән бара

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Уфага гастроль белән бара

admin 11.03.2016

(11 март, 2016 ел) 5-7 апрель көннәрендә Уфа “Нур” Татар дәүләт театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак. Шул рәвешле, театр соңгы елларда дөнья күргән, тамашачыларның күңелләренә хуш килгән спектакльләрен Башкортстан башкаласында тәкъдим итмәкче.

К.Тинчурин театры Башкортстанда кайчандыр еш иде. Кардәшләребезнең кайнар алкышлары, ихлас күңелдән биргән чәчәкләре, зал тутырып йөрүләре әле бүген дә Тинчурин театры иҗат коллективын илһамландырып, канатландырып тора. Әмма, кайбер сәбәпләр аркасында, бу очрашулар тукталып торган иде. Менә, ниһаять, театр сөекле тамашачылары белән кабат очрашырга, элекке күркәм традицияне яңартып җибәрергә җыена, дип хәбәр итә әлеге театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.

Быелгы гастроль афишасында өч спектакль: 5 апрельдә — Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча “Эх, алмагачлары!” комедиясе; 6 апрельдә — Хәй Вахитның “Туй алдыннан” моңсу комедиясе һәм 7 апрельдә — Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасы. Әлеге спектакльләрдә театрның иң талантлы, халык мәхәббәтен яулаган артистлары катнаша. Тинчурин театры Башкортстан тамашачыларын үзенең спектакльләрен чакырып, бу очрашу зур театр бәйрәменә әверелер һәм театрның Уфага гастрольләре кабат матур традициягә әйләнер дип ышана.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57