Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Кабан күле яр буенда бушлай чечетка биюе нигезләренә өйрәтәчәкләр

Кабан күле яр буенда бушлай чечетка биюе нигезләренә өйрәтәчәкләр

admin 21.06.2022

23 июнь 19.00дә Кабан күле яр буенда чечетка биюе нигезләренә багышланган мастер-класс узачак. Чара Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында уза.

Чечетка биюе хәрәкәтләренә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары төшендерәчәк: Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйcән Гатауллина. Бушлай дәрестә төрле яшьтәге, физик әзерлеге булмаган кешеләр катнаша ала. Оештыручылар мастер-класска степ өчен махсус яки үзегезгә уңайлы булган аяк киеменнән килъне сорыйлар.

Искәртеп узыйк, чечетканы «аяк музыкасы» дип тә әйтергә мөмкин. Чечетка тере, динамикалы булуы белән аерылып тора. Әлеге биюнең төп үзенчәлеге – каты өслектә ритмлы хәрәкәтләр ясап биюдә. Гадәттә, аны металл пластиналар белән эшләнгән махсус аяк киеме киеп бииләр. Чечетканы икенче төрле степ дип тә атыйлар. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, «step» сүзе «адым» дигәнне аңлата.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57