Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Кабан күле яр буенда татар биюен башкарырга өйрәтәчәкләр

Кабан күле яр буенда татар биюен башкарырга өйрәтәчәкләр

admin 31.05.2022

Казан парклары һәм скверларында шәһәр Мэриясе тарафыннан оештырылган татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» спорт һәм иҗат дәресләре башлана. Чаралар июнь аеннан сентябрь аена кадәр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырылачак.

Узган ел Кабан күле яр буенда узган «Чабата» татар биюе буенча мастер-класс бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Шуңа күрә бу елның беренче дәресе татар биюеннән башланачак.

2 июньдә 19.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Ярмәк вагы» татар биюенә багышланган мастер-класс һәм перформанс узачак. Дәресне халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык биюе педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко бию мастеры, хореограф Гөлсинә Галимуллина, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, «Танцы на ТНТ» шоуында катнашучы, «Kazan» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрәчәк.

Чара тере музыка астында узачак. Моның белән музыкантлар Айдар Абдрахимов (гитара), Рөстәм Рафигуллин (баянчы), Эрик Марковский (перкуссия) ярдәм итәчәк. Перформанс – мастер-класска, ә мастер-класс – күмәк биюгә күчәр дип көтелә.

Әйтергә кирәк, «Ярмәк вагы» биюе Самара өлкәсенең Ермаково (Ярмәк) авылында барлыкка килгән. Мастер-класста катнашучылар «Ярмәк вагы» хәрәкәтләренә өйрәнә алачак. Аннан бию баттллар белән дәвам итәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57