23 июнь 19.00дә Кабан күле яр буенда чечетка биюе нигезләренә багышланган мастер-класс узачак. Чара Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында уза.
Чечетка биюе хәрәкәтләренә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары төшендерәчәк: Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйcән Гатауллина. Бушлай дәрестә төрле яшьтәге, физик әзерлеге булмаган кешеләр катнаша ала. Оештыручылар мастер-класска степ өчен махсус яки үзегезгә уңайлы булган аяк киеменнән килъне сорыйлар.
Искәртеп узыйк, чечетканы «аяк музыкасы» дип тә әйтергә мөмкин. Чечетка тере, динамикалы булуы белән аерылып тора. Әлеге биюнең төп үзенчәлеге – каты өслектә ритмлы хәрәкәтләр ясап биюдә. Гадәттә, аны металл пластиналар белән эшләнгән махсус аяк киеме киеп бииләр. Чечетканы икенче төрле степ дип тә атыйлар. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, «step» сүзе «адым» дигәнне аңлата.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге