Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Калеб» яңа буын җыены «Такташ нон-стоп» арт-перфомансы уздыра

«Калеб» яңа буын җыены «Такташ нон-стоп» арт-перфомансы уздыра

admin 28.03.2016

(28 март, 2016 ел) 3 апрельнең 15:00 сәгатендә «Такташ нон-стоп» арт-перфомансында һәр теләүче сәхнәгә чыгып, Такташ шигырьләрен укый алачак. Перфоманста танылган шагыйрьләр, музыкантлар, журналистлар, актерлар да катнаша.

28_3_2

Шигырь ташкынына Рәдиф Кашапов, Радик Сәлимов һәм Tatarsis проекты музыкасы кушылачак.

Катнашу өчен өч гади шартны үтәү зарур:

  1. Вконтакте челтәрендә «Калеб» төркемендә теркәлергә: https://vk.com/kalebtatar;
  2. 29 мартка кадәр Такташ шигырен укып, төркемгә #такташнонстоп хештегы белән видео йөкләргә;
  3. 3 апрель көнне Кремль урамындагы 21 нче йортка килергә һәм кичке 4тән 7гә кадәр барачак чарада катнашырга.

«Такташ нон-стоп» Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә JADIDFEST фестивале кысаларында уздырыла. Фестиваль программасында «Кутуй һәм феминизм», «Казан, Такташ һәм аның хатыннары» лекцияләре, рус телле татар бестселлерларына багышланган дискуссия, балалар өчен мастер-класслар һәм милли брендлар җитештергән товарлар күргәзмә-ярминкәсе дә бар.

Тынлыктан туючыларны һәм апрельне дөрес итеп башларга теләүчеләрне калеблеләр шушы чарага чакыра.

Белешмә өчен. «Калеб» – төрле юнәлештә иҗат итүче яшьләрне – композиторлар, шагыйрьләр, рәссамнар, режиссерларны берләштергән проект. Проект яшьләрнең иҗатын таныту, хезмәттәшлек өчен мәйдан булдыруны максат итә. «Калеб» кысаларында иҗади очрашулар, мастер-класс, концерт, лекция, дискуссияләр уздырыла. Проект эшли башлаганнан, 2013 елның апреленнән, бирле 30дан артык чара оештырылган.

http://tat.tatar-inform.ru

Продолжить чтение

Назад: «Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе үткәреләчәк
Далее: Татарстан халыклары Дуслык Йортында Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан концерт узачак: 2 апрель, 14:00 сәгатьтә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57