Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Камал актеры Ринат Таҗетдинов “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең 2016 ел лауреаты булды

Камал актеры Ринат Таҗетдинов “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең 2016 ел лауреаты булды

admin 09.12.2015

(9 декабрь, 2015 ел) Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ринат Таҗетдинов “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” номинациясендә “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе 2016 ел лауреаты булды.

“Алтын битлек” премиясенең махсус бүләкләре, шулай ук, Россия Кече дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Соломинга, Санкт-Петербург Кече академия театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додинга, Санкт-Петербург Балет дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Борис Эйфманга һәм сценограф, балетмейстер, артистларга бирелде.

Г. Камал театрының “Минем исемем Кызыл” спектакле дә “Алтын битлек” милли театр фестиваленең лонг-битенә кертелде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

“Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе 1993 елда РФның Театр әһелләре берлеге тарафыннан булдырылган. Ул театр сәнгатендә барлык жанрларда иҗат ителгән спектакльләргә — драма, опера, балет, оперетта һәм мюзиклга, курчак театрына тапшырыла.

Проект РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Театр эшлеклеләре берлеге, Мәскәү Хөкүмәте, “Алтын битлек” фестивале дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57