(22 гыйнвар 2019) Тамашачының зәвыгын күтәрү мәсьәләсе дә Татар халкының үсеш стратегиясенә салынырга тиеш дип саный Камал театры директоры Илфир Якупов. Ул бу проблема турында Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында сөйләде.
Камал театры директоры коллективның шушы көннәрдә Мәскәүдә гастрольләрдә булуын, җитди спектакльләрнең авыррак баруын әйтте.
“Бу да милли стратегия. Без спектакльләребез белән тамашачының зәвыгын күтәрергә тиешбез. Алар өч елдан уйлаячакны спектакльләребез аша бүген салып калдырырга тиешбез”, — диде Илфир Якупов.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының яңа проекты булган түгәрәк өстәл утырышында татар дәүләт театрлары җитәкчеләре катнашты. Сүз шулай ук, театрларның репертуары, драматургия, режиссура турында да барды.