(16 август 2018) Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Кабан күле яр буе танылган татар спектакльләрен күрсәтү программасын башлап җибәрә.
Камал театры август аеның һәр җомгасында күл буе ярында – ачык һавада — архивта сакланган спектакльләрнең видеоязмаларын тамашачыга тәкъдим итә. Репертуарда узган гасырның һәркемгә таныш спектакльләре белән беррәттән, бүгенге популяр спектакльләр дә бар. Җәйге программа кысаларында, 26 августта, театр артистлары оркестр белән берлектә «Зәңгәр шәл», «Яшь йөрәкләр», «Килә ява, килә ява» һәм «Галиябану» музыкаль спектакльләреннән өзекләр күрсәтәчәк.
Афиша:
17 август – «Галиябану», автор Мирхәйдәр Фәйзи, режиссер Илгиз Зәйниев, 2015 ел, драма.
24 август– «Курчак туе», автор Гаяз Исхакый, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 2009 ел, драма.
26 август – Камал театры артистлары һәм оркесты башкаруында «Зәңгәр шәл», «Яшь йөрәкләр», «Галиябану», «Килә ява, килә ява» спектакльләреннән өзекләр.
31 август – «Җанкисәккәем», автор Туфан Миңнуллин, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 1995 ел, комедия.