Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР өстәмә белем бирү педагоглары Дуслык йортында булдылар

ТР өстәмә белем бирү педагоглары Дуслык йортында булдылар

admin 09.02.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә халык сәнгать мәдәнияте: уку эшчәнлеген оештыруда һәм методикада инновацион алымнар» дигән квалификация күтәрү курсларында катнашучылар булып китте. (ФОТО)

Экскурсия барышында Казан һәм республиканың муниципаль районнары педагоглары Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге, оешманың инфраструктурасы, төп проектлар белән таныштылар. Шулай ук кунаклар милли-мәдәни автономияләрнең офисларында, Дуслык йортының төп мәйданчыкларында булдылар.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов «Дәүләт хакимияте органнарының һәм иҗтимагый берләшмәләрнең милләтара мөнәсәбәтләр һәм ТР мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе» темасына лекция-презентация тәкъдим итте.

Беренче чиратта ул педагогларга Татарстан халыклары мәдәниятен саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирүче һөнәри эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм республикада милләтара тынычлыкның йөзләгән мең кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелүен билгеләп үтте.

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә халыклар мәдәниятен, тарихын, милли гореф-гадәтләрен һәм туган телләрен өйрәнү турында мәктәп директоры, грузин милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили сөйләде. Моннан тыш, мәктәпнең вокал бүлеге педагогы, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Фәнилә Хәбирова ачык дәрес үткәрде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57