Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Камал театрында: “Шүрәле – урман хуҗасы: фольклор, фән һәм хыял чигендә” дигән лекция укылачак

Камал театрында: “Шүрәле – урман хуҗасы: фольклор, фән һәм хыял чигендә” дигән лекция укылачак

admin 17.12.2025

Камал театры премьераларга багышланган лекцияләр циклын дәвам итә – “Шүрәлене көттегезме?!” спектакле премьерасы уңаеннан язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов Шүрәле образының эволюциясе турында сөйләячәк. Әлеге проектның максаты – тамашачыларга спектакльләрнең тарихи һәм мәдәни контекстын аңлату.

“Бу юнәлештә беренче адым Илгиз Зәйниевның “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” премьерасы алдыннан тарихчы Лилия Габдрафикованың ХХ гасыр башы татар җәмгыяте турында лекциясе иде. “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” пьесасын язу фәнни-тикшеренү эшләреннән башланды, миңа монда танылган тарихчы Лилия Габдрафикованың фәнни хезмәте бик ярдәм итте. Тамашачыларга шул чор турында лекция укуы өчен аңа бик рәхмәтлебез”, – ди спектакльнең авторы һәм режиссеры, Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

“Шүрәлене көттегезме?!” спектакле премьерасы кысаларында оештырылган “Шүрәле — урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә” лекциясе фольклорның заманча сәнгать һәм фән белән үзара бәйләнешен күрсәтер дип өметләнәбез”, – ди Илгиз Зәйниев.

Лекция иртәгә, 18 декабрьдә, театрның Камера залында татарча укылачак.

ТХДЙ мәгълъмат бүлеге, matbugat.ru материаллары буенча

Continue Reading

Previous: Казанда «Шәп продакшн» татар блогерлары проекты финалистларын бүләкләделәр
Next: Рәссамнар һәм сәнгать белгечләре күренекле рәссам Илдар Хановны искә алды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57