Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Камил хәзрәт Сәмигуллин рус география җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин рус география җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

admin 22.01.2015

(22 гыйнвар) Диния нәзарәте һәм Рус география җәмгыяте оешмасы үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәте турында сөйләште.

Камил хәзрәт Сәмигуллин рус география җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Рус география җәмгыяте экспедициясенең Татарстандагы вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстанда Рус география җәмгыяте оешмасы рәисе Дмитрий Шиллер, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.
Бүген Диния нәзарәте һәм Рус география җәмгыяте оешмасы үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәте турында сөйләште. “Антарктида-100” экспедиция вәкилләре Камил хәзрәткә рәхмәт хаты тапшырды. Мөфти РГҖнең су асты-тикшеренү отрядына үзенең хәер-фатихасын биргән иде.
Искәртәбез, Рус география җәмгыяте экспедициясендә катнашучылар Коръән һәм Казан Изге Ана иконасын Антарктидага илтте. ТР МДН исеменнән дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Кол Шәрифтә «Антарктида-100» экспедициясе вәкилләренә Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән нәшер ителгән Изге китапны тапшырган иде. Шулай итеп Антарктидада беренче тапкыр азан әйтелде һәм ул Изге китаплы булды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57