Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Канадада татар ризыкларын тәкъдим иттеләр

Канадада татар ризыкларын тәкъдим иттеләр

admin 19.02.2015

(19 фестиваль) Фестивальдә Мисыр, Марокко, Әфганстан, Канада, Италия, Кения, Бангладеш, Ливан, Йемен, Сомали һәм Африканың бүтән илләреннән килгән халыклар үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иткән. Кунаклар бәйрәмгә керү өчен махсус билетлар сатып алган, аннары ул билетларны төрле тәмле ризыкларга алыштырган. Бөтен җыелган акчалар соңыннан Торонтодагы мәчеткә тапшырылган.
«Милли ризыкларны жюри бәяләде. Иң күп билетлар җыйган, матур итеп бизәлгән һәм ризыклар төрлелеге белән шаккаттырган өстәлләргә өстенлек бирелде. Нәтиҗәдә фестивальнең җиңүчеләре дип Сомали аш-су осталары танылды. Икенче урында – Әфганстан, өченче – кениялеләр.
Кызганыч, татарлар бердәм түгел, бик үк оешкан булып чыкмады. Шуңа да «Татар өстәле» урын ала алмады. Аның каравы, халык безнең тәм-томнарны бик ошатты. Кунакларның барысы да диярлек безнең өстәл янында фотога төште”, дип сөйләде фестивальне оештыручыларның берсе булган Ләйсән Харисова.
Мәгълүмат http://tatarile.org сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57