Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Карачай-Черкестан милләтләр эшләре буенча министр Дуслык йортында булды

Карачай-Черкестан милләтләр эшләре буенча министр Дуслык йортында булды

admin 05.08.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Карачай-Черкес Республикасының милләтләр эшләре, массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат министры Альберт Кумуков булып китте.

Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән кунакны ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова таныштырды.

Экскурсия кысаларында кунакка милли-мәдәни автономияләрнең офисларын күрсәттеләр, туган телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау, шулай ук ватандашларга ярдәм итү буенча аларның эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Шулай ук Альберт Кумуков Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эше, мәгълүмат, музей эшчәнлеге өлкәсендәге проектлар белән танышты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57